Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авариядә ике бала һәлак булганнан соң җинаять эше ачылды
Татарстанда Апас районында юл-транспорт фаҗигасендә ике бала һәлак булганнан соң, Hyundai Solaris автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесенә карата җинаять эше ачылган. Бу хакта республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авария кичә, 21:10 сәгатьтә, Татарстанның Апас районы Шонгат авылы янында Казан – Ульяновск трассасында булган.
Республиканың Дәүләт Автомобиль инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Hyundai Solaris машинасының 42 яшьлек йөртүчесе Renault Arkana автомобилен уң яктан урап узарга теләгән һәм юл читенә чыккан. Үз полосасына кире кайтканда ул идарәне югалта, каршы як полосага очып чыга һәм Honda Civic машинасы белән бәрелешә.
Бәрелешкәннән соң Honda әйләнә һәм аңа юл уңае буйлап барган 10 модельле «Лада» машинасы килеп бәрелә.
Авариядә Honda Civic машинасындагы ике пассажир – 11 һәм 12 яшьлек ике бала һәлак була. Honda машинасының 33 яшьлек йөртүчесе, аның 38 яшьлек пассажиры, шулай ук Hyundai Solaris йөртүчесе яраланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз