Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авариядә гаепле кешедән санитар авиация хезмәте өчен түләү алынды
Татарстанда Кама транспорт прокурорының дәгъвасы нигезендә суд юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешедән зыян китергән өчен ярты миллион сумга якын компенсация түләттерде. Әлеге сумма авариядә зыян күрүчене эвакуацияләүгә тотылган, дип хәбәр итә Идел буе транспорт прокуратурасы.
Узган елның май аенда Самара өлкәсендә яшәүче 21 яшьлек кешенең гаебе аркасында Татарстанның Зәй районында юл-транспорт һәлакәте булды. Авариядә зыян күргән 34 яшьлек ир-атны эвакуацияләү өчен санитар вертолет кулланылды.
Суд машина йөртүчене юл хәрәкәте һәм транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерүдә гаепле дип таныды. Моннан тыш, суд транспорт прокуратурасының авариядә зыян күргән ир-атны санитар авиация ярдәмендә эвакуацияләүгә тотылган 450 мең сумны төбәк бюджетына түләттерү турындагы таләбен канәгатьләндерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз