news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән, ике кеше имгәнгән

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән, ике кеше имгәнгән

Кичә көндез Мамадыш районында М7 трассасында җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә Hyundai автомобиле «ГАЗель» белән бәрелешә. Шуннан соң «ГАЗель» ян кырыена ава. Җиңел машина трассадан юл кырыена төшеп китә.

Җиңел машинаны йөртүче урында ук үлә. Hyundai пассажирын һәм «ГАЗель» йөртүчесен хастаханәгә илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot