news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән

Татарстанда авариядә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән
ЮХИДИ

Бүген Татарстанның Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, Volkswagen автомобиле белән идарә итүче 59 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм Ford автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Ford автомобиле белән 21 яшьлек егет идарә иткән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә Ford автомобиленең 52 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Volkswagen автомобиленең ике пассажиры хастаханәгә китерелгән», - дигәннәр Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot