news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә бер бала үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән

Татарстан трассасында ике машина бәрелешкәч, бер бала үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Юл һәлакәте Түбән Кама - Чистай юлында, Ширәмәт авылы янында Чистайга борылышта була.

Шаһитлар сүзләренчә, биредә Mitsubishi белән «Лада» бәрелешә.

Әлегә бер бала үлүе, имгәнгән дүрт кешенең берсе бала булуы билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot