news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә 18 яшьлек машина йөртүче һәм аның 15 яшьлек пассажиры һәлак булган

Узган төндә Татарстанның Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 18 яшьлек егет «Лада Калина» руле артында бетон терәккә бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның 15 яшьлек пассажиры һәлак булган. Җинаять эше кузгатылган, аның тикшерүе Түбән Кама прокуратурасы контролендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot