news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә ике фура һәм җиңел машина җимерелгән

Машиналар бәрелешкәч, юлда берничә километрга сузылган бөке барлыкка килгән.

(Алабуга, 6 август, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабуга районында кичә булган авариядә ике фура һәм бер җиңел машина җимерелгән.

Мәскәү-Уфа трассасында Казиле һәм Мурзиха авыллары арасында юл һәлакәтенә очраган йөк машиналарына товар төялгән булган. Машиналар бәрелешкәч, юлда берничә километрга сузылган бөке барлыкка килгән.

Мәгълүматны Алабуга ЮХИДИ раслаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot