news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариядә бер бала автокреслода утырганга гына исән калган

Авариядә машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган һәм бер яшьлек баладан тыш, өч пассажир имгәнгән.

Татарстанда авариядә бер бала автокреслода утырганга гына исән калган
ЮХИДИ

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында авариядә бер бала автокресло аркасында исән калган. Бу хакта «Татар-информ» га республиканың ЮХИДИ хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстандагы трассада йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машина пассажирлары автомобильдә кысылып калган. Авариядә «Лада» йөртүчесе һәлак булган, җиңел машинадагы өч пассажир имгәнгән.  

Республиканың ЮХИДИ хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җиңел машинадагы пассажирлар арасында бер яшьлек бала да булган. Ул балалар автокреслосында утырган һәм зыян күрмәгән.  

Татарстанның ЮХИДИ хезмәте балалар өчен автокреслоларның юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен һәм үлем очракларын булдырмау өчен иң нәтиҗәле чара булуын искә төшерә.

Баланы автокреслода 7 яшькә кадәр йөртергә кирәк, әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре бала бу яшьтән узгач та автокресло кулланырга киңәш итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot