news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авария хәлендәге торак фонды өлкәсендә коррупция очраклары арткан

Мондый җинаятьләр бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә еш күзәтелә, ди хокук саклау органнары вәкилләре.

Татарстанда авария хәлендәге торак фонды өлкәсендә коррупция очраклары арткан
Султан Исхаков
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Татарстанда авария хәлендәге торак фондына бәйле коррупция очраклары ешайган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козлов хәбәр итте. 
 
Мисалга ул Бөгелмә районындагы очракны китерде. Җирле җитәкче, вазифасына керешкәннән соң, тормыш иптәшенә законсыз рәвештә җир кишәрлеге, кызына фатир бүлеп биргән. Үзе исә бюджет акчаларын үзләштергән. 
 
Идарә вәкиле җир, фатир бирү очракларының, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдә, актуаль булуын әйтте. Мондый очраклар элегрәк республиканың барлык районнарында да теркәлгән. 
 
"Соңгы вакытта авария хәлендәге торак  фондына бәйле җинаять очраклары артты. Кайбер чиновниклар җирлекләрдә моннан үзләренә файда күрергә тырыша", - ди Дмитрий Козлов. 
 
Ул хәзер ришвәтчеләрнең кулга акча алмыйча гына мәсьәләләрне "хәл итүләрен" дә билгеләп үтте. 
 
"Ришвәт бирү турында сигнал килеп ирешкәннән соң җинаятьчене урында кулга алу очраклары хәзер сирәк күренеш. Алдан килешеп, акчаны кулга бирмәү очраклары арта. Әмма бу җинаять җаваплылыгыннан качып котылып була дигән сүз түгел", - ди белгеч. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100