news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һаваның кискен салкынаюы көтелә

Алдагы төндә термометр баганалары аязган вакытта 28 градуска кадәр төшәчәк

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән һава температурасының кискен төшүе көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Алдагы төндә термометр баганалары - 22, аязган вакытта 28 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурсы - 10-15, республиканың көнчыгышында 20 градуска кадәр салкын булачак. Төбәкнең көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы һава торышы көтелә.

Казанда аязучан болытлы һава, бераз кар явуы ихтималы бар. Төнлә - 18-20, аязган вакытта - 27, көндез 12-15 градус салкын булачак.

7 декабрьгә каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Температура - 11-16, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда - 21гә кадәр, иртән - 5-10, көнчыгышта 14 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда - бозлавык.        

news_right_1
news_right_2
news_bot