news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә

Иртәгә карлы яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда - томан, бозлавык

  (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе берничә көндә Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренә караганда, актив циклонның Урта Идел буена чыгуы белән бәйле рәвештә, иртәгә республика территориясендә карлы яңгыр явуы көтелә. Иртән аерым районнарда - томан, бозлавык. Төнлә температура 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак.
15 ноябрьдә шулай ук карлы яңгыр, 15 м/с тизлектә җил, урыны белән буран булуы көтелә. Тәүлек дәвамында температура 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot