news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава торышына бәйле 326 мәктәп автобусы рейсы туктатылган

20 районда рейслар тулаем, дүртесендә өлешчә туктатылган, сигезендә көндәлек режим буенча эшләгән.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда циклон кергән 29 муниципаль районда, шулай ук циклон өлешчә булган дүрт районда барлык 479 мәктәп автобусының 153 эшләгән. Бу хакта республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, 326 мәктәп автобусы рейсы туктатылган. 20 районда рейслар тулаем, дүртесендә өлешчә туктатылган, сигезендә көндәлек режим буенча эшләгән.

Аерым алганда, Алексеевск, Кайбыч, Әлки, Кама Тамагы, Апас, Лаеш, Арча, Түбән Кама, Әтнә, Яңа Чишмә, Буа, Саба, Югары Ослан, Сарман, Биектау, Тәтеш, Чүпрәле, Теләче, Яшел Үзән, Чистай районнарында автобуслар туктатылган.

Көндәлек режимда мәктәп автобуслары Әлмәт, Мамадыш, Балтач, Менделеевск, Алабуга, Нурлат, Зәй һәм Чирмешән районнарында эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100