news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышы: яңгыр, юеш кар, төнлә 4 градуска кадәр салкын

Республика буенча төнлә урыны белән 4 градус салкын булачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан, яңгыр, юеш кар булырга мөмкин. Җил төньяктан, уртача.

Татарстанда 1 градус җылыдан 4 градусовка кадәр салкын көтелә. Көндез 1-6 градуска кадәр җылытачак. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.

Казанда 11 октябрьдә төнлә явым-төшем көтелми, шулай да иртән һәм көндез яңгыр һәм урыны белән юеш кар фаразлана. Җил төньяктан, уртача. Һава температурасы 0-2 градуска кадәр салкын, көндез 3-5 градус җылы булачак.

12 октябрь төнендә урыны белән Татарстан буенча бераз яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин. Җил төньяк-көнчбатыштан, уртача булачак. 4 градус тирәсе салкынлык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot