news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышы: температура 3 градуска кадәр төшә

Җәйнең соңгы көнендә республика төньяк циклонның җылы секторы йогынтысында булачак

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Максим Кирилов, Гөлүзә Василова). Республика көне алдыннан Татарстанда һава торышы кинәт үзгәрә. Бу республика территориясе аша салкын атмосфера фронты узуга бәйле, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

"Кичә республикада температура 26-28 градус җылы булды. Төнлә Татарстан аша салкын атмосфера фронты узды, шул сәбәпле, бүген иң югары температура 14-19 градус җылы тәшкил итә. Киләсе төн бик салкын булачак", - дип сөйләде Трущина.

Аның сүзләренчә, Гидрометеоүзәктә бу төндә Татарстан башкаласында температура 5-7 градус җылы булыр дип көтәләр, ә республика буенча - 3-8.

Иртәгә, 30 августта, көндез температура акрынлап күтәреләчәк һәм республика буенча 18-23 градус тәшкил итәчәк, ә көндез Казанда - 21-23.

«31 августта республика төньяк циклонның җылы секторы йогынтысында булачак һәм көндез 22-27 градуска кадәр җылытачак. Иртән һәм көндез урыны белән бераз яңгыр, яшен булуы ихтимал. Ә 1 сентябрьдә салкын фронт үтеп керү сәбәпле, яңгыр явачак һәм температураның 13-18 градус кына җылы булуы көтелә", - дип билгеләп үтте Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot