Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда һава торышы начарлана
Бу Урта Иделгә актив Кара диңгез циклоны керү белән бәйле
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә кич, 28 декабрьдә, шулай ук төнлә һәм 29 декабрь көндез Урта Иделгә актив Кара диңгез циклоны керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында көчле кар, күз күреме 500 метрга кадәр кимеп буран, көчәйгәндә секундына 16-21 метрга җитүче көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка авышучы җил көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтималы бар.
29 декабрь төнендә салкынлык - 9-14, төньяк-көнчыгыш районнарда - 17 градуска кадәр, көндез 5-10 градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз