news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава торышы бозылу сәбәпле, ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә

Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һава торышы начараю сәбәпле, машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте яза.

Метеорологлар хәбәр иткәнчә, республика территориясендә юеш кар кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Температура түбәнәю сәбәпле, юлда бозлавык барлыкка килү ихтималы бар.

Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга киңәш ителә. Юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алып, куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлау кирәк. Шулай ук куркыныч маневрлардан да баш тарту мөһим. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100