news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә

Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.

Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә
Михаил Захаров

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада яшенле яңгыр, көчле җил, боз яварга мөмкин. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июльдә иртән һәм көндез республика территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 22 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.

Урамда булган очракта, ышыклану өчен урын табарга кирәк. Агач астына качарга ярамый. Җил һәм эре боз ботакларны сындырырга мөмкин, ә бу имгәнүгә һәм җәрәхәтләргә китерәчәк.

Көчле җил булган очракта, электртапшыру челтәрләре, агачлар, киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормау сорала. Бу очракта якындагы подъезга яки подвалга качарга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пунктлардан чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңыр башланса, куркынычсыз тизлек сайларга, игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100