news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышы: боз, яшен һәм өермәле җил көтелә

25 августта республика буенча урыны белән һава торышы шартлары бозылу фаразлана

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.

Бүген, 25 августта, көндез һәм кичен Татарстан буенча яшен һә 17-22 метрга кадәр көчәючән өермәле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву фаразлана.

Казанда яшен булуы ихтимал, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot