news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава торышы: 13 градуска кадәр салкынайта

Юлларда урыны белән бозлавык булачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Республиканың кайбер районнарында кар явып үтәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә 5-10 градус суык, аязганда 13 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез 0дән 5 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot