news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава температурасы нуль градустан түбән төшми

Төнлә республиканың кайбер районнарында -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы була, урыны белән, аеруча республиканың төньяк районнарында, кар явуы көтелә.

Көндез ТРда 0 дан алып, 2 градуска кадәр җылы, Татарстан буенча 0 дан 3 градуска кадәр җылы була.

21 нче ноябрьга каршы төндә республикада, шулай ук, болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми. Төнлә урыны белән 5 градуска кадәр салкын була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot