news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һава температурасы +5 градуска кадәр күтәреләчәк

Республика юлларында бозлавык булачак.

Татарстанда һава температурасы +5 градуска кадәр күтәреләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 мартта, Татарстанда җылы һәм коры һава шартлары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем көтелми диярлек. Юлларда янә бозлавык булачак. Төнлә көньяк-көнбатыштан көчле җил, көндез бераз тыначак, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы 0...-5 градус булачак. Көндез - 0...+5 градус .

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев фаразлары буенча төбәктә мартның беренче декадасы аномаль җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100