news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда һава температурасы 13 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар фаразлавынча, 23 апрельдә аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә аерым районнарда җепшек кар көтелә.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 23 апрельдә аязучан болтылы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә аерым районнарда җепшек кар, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә жил көтелә.

Татарстанда тнлә һаваның минималь температурасы -3..+2 градус, көндез максималь температура +8..+13 градус булачак.

Казанда төнлә шулай ук аязучан болтылы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә жил, һаваның минималь температурасы -1..+1 градус булачак.

Башкалада көндез аязучан болтылы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә жил, һаваның максималь температурасы +9..+11 градус, дип хәбәр итә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot