news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аутизмлы бала турында фильм төшереләчәк

Татарстанда аутизмлы бала турында «Девочка Ау» дип аталган кыска метражлы фильм төшереләчәк.

«Бу ялларда – 21, 22 май көннәрендә авылдан шәһәргә килеп югалып калган РАСлы (аутистик спектрына зыян килгән) кыз бала турында фильмның тизеры төшерелде», дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат үзәге.

Сюжет буенча бу гади булмаган кызның гап-гади маҗаралары – аның ачышлары һәм яңа дуслары дип яза оештыручылар. Көтелмәгән вакыйгалар вәгъдә ителә. Режиссер – Тимур Нафигов.

Кастинг 1 марттан башланган һәм ул онлайн форматта узган. Кастинг нәтиҗәләре буенча Татарстаннан унике кыз сайлап алынган.

«Девочка Ау» фильмының тизеры «Время кино» дирекциясенең «Дети Ау» инклюзив иҗат студиясе проекты кысаларында төшерелгән.

Әлеге проект РФ Президенты грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Студиядә балалар музыка, театр, анимация һәм кино өлкәсендә иҗади профессияләр белән танышалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100