news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Aurus заводы Komendant автомобилен җитештерә башларга әзерләнә

Aurus компаниясе Komendant внедорожнигын җитештерүгә керешергә һәм автомобильне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу турыда компания «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Җитештерүдә Aurus Komendant автомобильләрен серияләп чыгару өчен кирәкле әзерлек эшләре башлап җибәрелде», –  диелә оешма хәбәрендә.

Внедорожник премьерасының датасы һәм урыны турында якын киләчәктә билгеле булачак.

Aurus заводы «Алабуга» махсус икътисади зонасында штатлы режимда эшли. Aurus партнерларының күбесе предприятие белән хезмәттәшлекне дәвам итә.

«Россиягә импортны тыюга эләккән комплектлау һәм материаллар буенча альтернатив тәэмин итүчеләр табылды, хәзерге вакытта кирәкле килешүләр төзелә. Локаль тәэмин итеп торучылар санын арттыру өчен планлы эш дәвам итә», – дип билгеләп үттеләр компаниядә.

Предприятиедә җитештерү эшләре 2022 елга расланган планнар нигезендә бара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100