news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ауның барлык төрләренә октябрь азагына кадәр тыю кертелде

Татарстанда ауның барлык төрләренә октябрь азагына кадәр тыю кертелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр аучылык урманнарында ауның барлык төрләренә тыю гамәлгә кертелде. Бу хакта республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында искәрттеләр.

Бу вакытта төбәктә профилактик рейдлар үткәреләчәк. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вакытлыча кертелгән тыюның үтәлүен тикшерәчәк.

Аучыларга шулай ук тыюны бозган өчен җаваплылык турында искәрттеләр. «Гражданнар өчен — бер елдан ике елга кадәр аучылык итү хокукыннан мәхрүм итү, вазифаи затлар өчен — ау коралларын конфискацияләү белән яки аннан башка 35 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф», - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100