news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Audi һәм Honda автомобильләре җәяүлеләрне бәрдереп үтергән

Татарстанда Audi һәм Honda автомобильләре җәяүлеләрне бәрдереп үтергән
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Татарстанда 22 сентябрьдә ике юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә җәяүлеләр һәлак булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары нигезендә, беренче юл-транспорт һәлакәте Тукай районында булган. Audi автомобиленең 51 яшьлек йөртүчесе 63 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Якынча мәгълүматларга караганда, җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Хатын-кыз урында ук үлгән.

Тагын бер юл һәлакәте Яшел Үзән районында булган. Honda автомобиле юлдан барган җәяүлене бәрдергән. Аның киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган. Автомобиль белән 50 яшьлек ир-ат идарә иткән..

Юл һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

news_right_1
news_right_2
news_bot