Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аучы танышын ялгыш атып үтергән
Татарстанда аучы үзе белән ауга барган танышын атып үтергән. Бу хәлгә бәйле җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча алып барыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Тикшерү фаразлаганча, Татарстанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат 6 декабрь көнне танышы һәм урманчы аучы (егерь) белән ауга китә. Машинада ир-ат мылтыгын контрольгә куймыйча гына тышлыгына кертә башлый. Бу вакытта ялгыш крючокка тиеп китә һәм мылтык атып җибәрә.
Нәтиҗәдә, аның янәшәсендә торган 40 яшьлек ир-ат яралана, ядрә аның күкрәгенә эләгә. Ул хастаханәгә барган вакытта вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз