news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар билгеле

Иң кыйммәтле мәйданнар Мамадыш, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Лениногорск районнарында урнашкан. Иң ярлылары – Балтач, Әтнә, Чүпрәле, Менделеевск районнарында.

Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле урманнар урнашкан районнар билгеле
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда аучылык өчен иң кыйммәтле саналган урманнар урнашкан районнар билгеле. Бу турында Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында билгеле булды.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр залында комитетның коллегия утырышы уза. Тармак 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, 2018 елга бурычлар билгеләде. Коллегиядә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты.

Төп доклад белән Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков чыгыш ясады.

“Татарстанда 6 млн 309 мең гектарда аучылык җир-сулары бар. Республикада аучылык белән шөгыльләнүче 66 хуҗалык эшчәнлек алып бара. Биш ел дәвамында алар тармакка 900 млн сум күләмендә инвестиция китерде, шулай ук 400 эш урыны булдырды", – диде комитет рәисе.

Федор Батков сүзләренчә, бүген республика территориясендә 77 төр аучылык җәнлеге яши. Аларның суммар бәясе 785,4 млн сумны тәшкил итә.

“Узган ел белән чагыштырганда, республикаданы аучылык мәйданнары продуктлылыгы 11 процентка артты. Иң кыйммәтле мәйданнар Мамадыш, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Лениногорск районнарында урнашкан. Иң ярлылары – Балтач, Әтнә, Чүпрәле, Менделеевск районнарында. Әмма без ярлы мәйданнарда да сыйфатлы эш башкарган районнарны мисаллар китерә алабыз. Әйтик, Актаныш, Кайбыч муниципаль районнары шундыйлардан. Шул ук вакытта сыйфатлы урман җирлекләрендә дә түбән нәтиҗә күрсәткән аучылык хуҗалыклары бар. Болар Әгерҗе, Азнакай, Тукай районнары. Моның сәбәбе: хайваннар дөньясы белән дөрес идарә итмәү, тиешле шартларны үтәмәү”, – диде комитет рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100