news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ау сезоны башлана

15 сентябрьдән төлке, бүре, куян ауларга ярый, соңрак чәшке, тиен, сасы көзәнгә ау башлана

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча идарә мәгълүматларына караганда, Татарстанда 15 сентябрьдән куян, енотсыман эт, бүре, төлке ату сезоны ачыла.

Шулай ук чәшке, тиен, сасы көзәнгә ау сезоны башланырга да күп калмады: ул 1 октябрьдән гамәлгә кертелә.

Ау сезоны ике очракта да киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot