news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алуга әзерләнәләр

Исәпләү эшләре өчен барлыгы 13 279 чакрымга сузылган 1261 маршрутны узу планлаштырыла.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) 2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ау рөхсәт ителгән  җанварларны кышкы исәпкә алу чоры башлана. Бу эш 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Кыргый хайваннарны исәпкә алу Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы раслаган методика буенча үткәреләчәк. Бу хакта Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файлану буенча идарәсеннән хәбәр итәләр.
 
Исәпләү эшләре өчен барлыгы 13 279 чакрымга сузылган 1261 маршрутны узу планлаштырыла. Аның нәтиҗәләренә карап, республикада 2017-2018 еллар ау сезонында хайваннар аулауның нормалары билгеләнәчәк. Шулай ук ауга чикләүләр кертелергә мөмкин аучылык хуҗалыклары һәм хайваннар ачыкланачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100