news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна уртасыннан яңгырлар башлана

Татарстанда атна уртасыннан яңгырлар башлана
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Татарстанда атна уртасында һава торышы шартлары үзгәрә. Республикада температура фоны югары булып кала, әмма яңгырлар башлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан билгеле булды.

Элегрәк республикада антициклон тәэсирендә коры һәм бик җылы һава торышы урнашты. Төбәктә уртача тәүлеклек температура нормадан алты-тугыз градуска югарырак. 13 марттан бирле Казанда сигез температура рекорды куелды.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 31 мартта һәм 1 апрельдә, югары атмосфера басымы кыры Татарстан территориясендәге метеошартларны билгеләвен дәвам итәчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары +4, -1 градуска кадәр (көнчыгышта мартның соңгы көнендә -5 градуска кадәр) төшәчәк. Көндез һава 8-16 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбегә, 2 апрельгә, каршы төндә явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Әмма иртән һәм көндез көньяк циклонның атмосфера фронты республикага яңгырлар алып килә. Һава температурасы сизелерлек дәрәҗәдә кимемәячәк. Төнлә 0.. +5 градус, көндез +9.. +14 градус көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе, 3, 4 һәм 5 апрельдә, төбәк территориясендә вакыт-вакыт яңгыр явачак. Температура фоны үзгәрешсез кала диярлек: төнлә 0..+5 градус, көндез +9..+14 градус көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot