Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда атна уртасында җылытачак
Чәршәмбе көндез температура 18 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанда атна уртасында янә җылытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Кичә, 4 октябрьдә республикада төньяк-көнчыгыштан килгән антициклон йогынтысында салкын һава торышы урнашты. Иртәгә, 6 октябрьдә төбәктә температура чагыштырмача түбән булачак.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, икенче көнне һава шартлары үзгәрәчәк. Чәршәмбе, 7 октябрьдә һәм пәнҗешәмбе, 8 октябрьдә Татарстанга җылы атмосфера фронты киләчәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Көньяк һава агымы җылы алып киләчәк, төнлә температура +3…+8 градус, ә көндез +13…+18 градус булачак.
Җомга, 9 октябрьдә һәм шимбә, 10 октябрьдә, җылы антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, ә көндез +14…+19 градус булачак, дип фаразлый метеорологлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз