news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак

Республикада акрынлап җылы һава торышы урнашачак.

Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда атна уртасында җылыта башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыш циклон йогынтысында чәршәмбе көнне, 8 апрельдә, республикада урыны белән бераз явым-төшем көтелә, төнлә – кар, көндез яңгыр явачак. Моннан тыш, төбәкнең көнчыгышында төнлә төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 0..-5, көндез 3-8 градус җылы, Татарстанның көнбатышында термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 9 апрельдә, көньяк-көнбатыштан искән җил үзе белән җылы һава алып киләчәк – көндез температура +9..+14 градус тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, көндез урыны белән – яңгыр, төнлә юеш кар яварга мөмкин.

Җомга көнне, 10 апрельдә һәм шимбә, 11 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак. Җомга көнне явым-төшем ихтималы аз, ә шимбәдә яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев салкыннарның Казанга ничә көнгә килүе хакында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100