news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна уртасында салкынайтачак

Татарстанда атна уртасында салкынайтачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу атна уртасында Татарстанда салкыннар көтелә. Салкын көннәрдән соң янәдән җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 29 ноябрьдә, атмосфера фронты китү һәм атмосфера басымы үсү белән төбәк тыл калкулыгы йогынтысына эләгәчәк. Явым-төшем бик аз, әмма юлларда бозлавык булачак. Һава температурасы төнлә 7-12 градус һәм көндез 4-9 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 30 ноябрьдә, Татарстанга һава торышы тыныч булган югары атмосфера басымы кыры тәэсир итәчәк. Көннең караңгы вакытында һава температурасы -11, -16 градуска кадәр төшәчәк, якты вакытта ул -4, -9 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 1 һәм 2 декабрьдә, Татарстанда һава торышын яңадан көнбатыш циклон билгели башлаячак. Аның атмосфера фронтлары аша үткәндә кар, бураннар һәм көчле җил булырга мөмкин. Температура күтәреләчәк: көндез һава нульдән 1-6 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot