news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна уртасына кадәр җылы һава торышы хакимлек итәчәк

Дүшәмбе көнне республика территориясендә кар һәм буран көтелә, алга таба явым-төшем кимиячәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанда атна уртасына кадәр җылы һава торышы хакимлек итәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген, 15 мартта, республикада көн болытлы булачак. Иртән һәм көндез урыны белән кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Кайбер урыннарда буран чыгуы ихтимал, юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Шулай ук җил дә көчәергә мөмкин. Көндез һава температурасы +2, -3, республиканың көнчыгышында -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 16 мартта да көн болытлы булыр дип көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, юлларда бозлавык хасил булачак. Җил көньяктан талгын, урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -4, -9 градус (аязган вакытта -14 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез +2, -3 градуска кадәр җылыта, республиканың көнчыгышында термометрның терекөмеш баганасы -6 градусны күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 17 мартта аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык саклана. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -5, -10 градус (аязган вакытта -15 градуска кадәр), көндезге сәгатьләрдә +1, -4, республиканың көнчыгышында -7 градус тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100