news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә кыяр бәясе 20 процентка төшкән

27 май – 3 июнь атнасында Татарстанда кайбер азык-төлек товарларына бәяләр төшкән. Татарстанстат шундый мәгълүматлар игълан итте.

Аеруча кыяр арзанайган. Күрсәтелгән вакыт эчендә аның бәясе 19 процентка – килограммы өчен 105 сумнан 85 сумга кадәр кимегән. Моннан тыш, яңа помидорларга бәя 12 процентка – бер килограммы өчен 162 сумнан 143 сумга кадәр төшкән.

Бу вакыт эчендә тавык йомыркасы һәм кишер 3 процентка арзанайган. Йомырканың дистәсе 66 сум, кишернең килосы 65 сум торган. Бер килограмм тавык ите 1 процентка төшеп, 163 сумга сатылган, ә алкогольле продукциясенең хакы уртача 1 сумга кимеп, 602 сумга кадәр арзанайган.

Иң кыйммәтләнгәне – бәрәңге. Аның бер килограммының хакы 4,3 процентка артып, 67 сумга җиткән. Шулай ук алмага бәя арту күзәтелә (1,8 процент), дөге һәм бананның килограммы өчен бәя 1,9 процентка күтәрелгән. Дөгенең килограммы – 93 сум, бананныкы – 114 сум дип теркәлгән Татарстанстат мәгълүматларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100