news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна буе тотрыксыз һава торышы хакимлек итәчәк

Татарстанда атна буе тотрыксыз һава торышы хакимлек итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана: болытлы циклоннар югары атмосфера басымы зоналары белән алышына. Яңгырлар, һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булуы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

10 апрельдә болытлы һава саклана. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән һәм көндез республика циклонның тыл өлешендә булачак: яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. Кайбер районнарда секундына 15-20 метр тизлектә җил һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә – 0...+5 градус, көндез +2...+ 7 градус, көньякта + 12 градуска кадәр җылылык көтелә.

Шимбә көнне, 11 апрельдә, төнлә күпчелек районнарда узып баручы атмосфера фронты белән бәйле явым-төшемнәр – яңгыр һәм җепшек кар сакланачак. Көндез, югары басым йогынтысында, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә температрура -2...+ 2 градус, көндез +10...+ 15 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.

Якшәмбе, 12 апрельдә, атмосфера фронтына якын булу сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +1...+6 градус, көндез +10...+15 градус көтелә.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында, 13 апрельдә, республикада җылы һава торышы урнашачак. Урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез температура +11...+16 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot