Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда атна азагына кадәр салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана
Берничә көн дәвамында Россиянең Европа өлешенә тирән тропосфера уйсулыгы тәэсир итә. Ул болытлы, яңгырлы һәм яшенле һава торышына китерә. Температура фоны климатик нормадан 2-4 градуска түбәнрәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кичә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгыр яуды. Көндез һава температурасы +18 градустан +22 градуска кадәр булды. Бүген төш вакытында һава +15..+22 градуска кадәр җылынды.
20 июньдә төбәк түбән атмосфера басымы йогынтысында булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр һәм томан көтелә. Көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Җил секундына 17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Температура төнлә +8..+13 градус, көндез +17..+22 градус була.
Шимбә, 21 июньдә, циклонның тыл өлешендә төрле көчтәге яңгырлар ява. Һава төнлә +9..+14 градуска кадәр суына, көндез +16..+21 градус була.
Якшәмбе, 22 июньдә, төньяктан салкын һава килә һәм температура кимү дәвам итә: төнлә +8..+13 градус, көндез +14..+19 градус була. Кыска вакытлы яңгырлар һәм секундына 15 метрга кадәр җил көчәю көтелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 23-24 июньдә, салкынча һава торышы саклана. Температура төнлә +5..+10 градус, көндез +15..+20 градус тәшкил итә. Уртача тәүлеклек температура нормадан 6-7 градуска түбән була, әмма антициклон тәэсир итү сәбәпле явым-төшем көтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз