news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак

Республикага Себер антициклоны килә.

Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -17..-22 градус, аязганда -23..-28 градус булыр дип көтелә. Көндез -11..-16 градус була.

5 декабрьдә коры һава торышы саклана, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә температура -18..-23 градус салкын, аязганда -24..-29 градус була. Көндез һава температурасы -11..-16 градус булыр дип көтелә.

Якын көннәрдә республикада һава торышы Себер антициклоны йогынтысында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100