news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна азагына +27 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда атна азагына +27 градуска кадәр җылытачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда атна азагына шактый җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышына күзәтүендә әйтелә.

Җомга төбәкнең көнчыгыш районнарында бераз яңгыр ява, калган территориядә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез – +19..+24 градус була.

Шимбә төбәктә явым-төшем көтелми, урыны белән секундына 18 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил саклана. Төнлә температура диапазоны 28 июньдәге кебек үк була, көндез термометр баганасы +18..+23 градус күрсәтәчәк.

Якшәмбе Республика антициклон йогынтысына дучар була. Тыныч коры һава торышы көтелә. Төнлә температура фоны +8..+13, көндез +22..+27 градус була.

Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, киләсе атна башында республикага эссе һәм тотрыксыз һава торышы кайтачак. Төньяк циклонның атмосфера фронты узганда урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява, шулай ук яшен булуы ихтимал. Көндез һава +31 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100