news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырында кар һәм кырау көтелә

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы күзәтелә. Яңгырлар, җилнең көчәюе фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Шулай итеп, бүген, 30 апрельдә, бераз яңгыр көтелә. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

1 майда кабат бераз яңгырлар күзәтелә. Җил 15-18 метрга кадәр көчәя. Төнлә термометр баганалары 7-12 градус күрсәтәчәк, ә көндез 12-17 градуска кадәр җылы була.

2 майда, пәнҗешәмбе көнне, бераз яңгыр фаразлана. Төнлә температураның 1 градустан 6 градуска кадәр түбәнәюе хәбәр ителә. Көндез 9дан 14 градуска кадәр җылы була.

Җомга һәм шимбә көннәрендә яңгырлар явачак, ә төнлә һәм иртән урыны белән кар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 0-4 градус тирәсендә булачак, урыны белән -1 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез термометр баганалары 6-11 градустан югары күтәрелмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100