Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һәм коры һава торышы сакланачак
Соңгы көннәрдә республика Урта Урал өстендәге циклонның тыл өлешендә булды. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан искән җил салкынлык китерде, әмма төбәк территориясендә зур явым-төшем теркәлмәгән. Охшаш һава торышы төбәктә атна азагына кадәр саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көнчыгыш районнарда урыны белән көчле яңгыр яуды, 1 мм дан азрак. 28 июльдә көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр җылынды, явым-төшем күзәтелмәде.
Сишәмбе, 29 июльдә, төбәктә синоптик вазгыять элеккечә кала: Татарстан циклонның тыл өлеше йогынтысында була. Температура фоны бераз күтәрелер, ә яңгыр көтелми. Төнлә һава температурасы +12...+17 градус, көндез +24..+ 29 градус көтелә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 30 һәм 31 июльдә, республика шулай ук көнчыгыш циклон тылында була. 31 июльдә төбәкнең көнчыгышында кыска вакытлы яңгырлардан тыш, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +11..+17 градус, 30 июльдә көндез һава температурасы +24..+ 29 градуска кадәр җылыначак, ә 31 июльдә болытлы булу сәбәпле, һава температурасы +21..+ 26 градус кына булачак.
Якынча мәгълүматларга караганда, атна ахырына республикада һава шартлары үзгәрә. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр булуы ихтимал. Температура фоны югары булып кала - һава температурасы +26...+32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз