news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һава торышы саклана

Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һава торышы саклана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда атна ахырына кадәр тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Иртәгә, 24 апрельгә каршы төндә, явым-төшем көтелми. Әмма көндез көнбатыш циклонның алгы өлеше республикага зур булмаган яңгырлар һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил китерәчәк. Караңгы вакытта термометр баганалары -1, +4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +9, +14 градуска кадәр җылыта.

Шимбә көнне, 25 апрельдә, актив атмосфера фронтлары аркасында болытлы һава торышы урнашачак һәм урыны белән җепшек кар белән яңгырлар явачак. Көчле җил исүен 15-20 м/с дәвам итәчәк. Төн бераз җылырак – 1 дән 4 градуска кадәр, ә көн салкынрак, 3 дән 8 градуска кадәр җылы булачак.

Якшәмбе, 26 апрельдә, төнлә урыны белән циклонның тыл өлеше тәэсирендә бераз явым-төшем булуы ихтимал. Көндез бераз яңгыр Татарстанның көнбатышында гына көтелә. Төнлә +2, -3 градуска кадәр суытачак, ә якты вакытта температура +9, +14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 27 һәм 28 апрельдә, республикада һава шартлары чираттагы көнбатыш циклоны тәэсирендә формалашачак. Атнаның беренче көнендә +12, +17 градуска кадәр җылыначак, әмма икенче көнне кабат +6, +11 градуска кадәр суыту булачак.

ТР Гидрометүзәге апрель ахырында Татарстанда уртача температура климатик нормадан өч градуска түбәнрәк булыр дип көтә. 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр республика буенча +8,5 градус, ә Казан буенча +9 градус тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot