news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырына кадәр салкын һәм яңгырлы һава торышы булачак

Татарстанда һәм аның башкаласында температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты. Атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республика халкын салкын һәм яңгырлар көтә.

Бүген Казанда аязучан болытлы, урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы +10 тән +14 градуска кадәр булачак, җил көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.

Иртәгә, 7 сентябрьдә, шәһәрдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.

Гомумән алганда, Татарстан буенча 7-8 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.

9 һәм 10 сентябрьдә көннәрендә дә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100