news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна ахырына кадәр эссе һәм коры һава торышы саклана

Якындагы көннәрдә Татарстан территориясендә эссе һәм коры һава торышы саклана. Көндез һава температурасы +33 градуска кадәр фаразлана.

23-25 августта республика югары атмосфера басымы зонасында булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көнчыгышта +19 градус. Көндез +33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атна азагында да сизелерлек үзгәрешләр көтелми. 26-27 августта кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, нигездә, явым-төшем көтелми.

Синоптиклар мәгълүматы буенча, бу көннәрдә һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары, бары тик 2021 елда теркәлгән тарихи максимум – 35-36 градустан бераз түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot