Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда атна ахырына җылытачак
Республикада урнашкан яңгырлы һава торышы аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.
Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле.
Иртәгә, 18 августта, циклон Татарстанда һава торышын билгеләячәк әле. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш антициклонның алгы өлеше йогынты ясый башлаячак».
Атмосфера басымы бераз күтәрелә, көчле явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Һава температурасы шактый түбән – төнлә 5-11 градус җылы, көндез 13-19 градуска кадәр җылы була.
Хәер, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 августта, Татарстанда температура фоны акрынлап арта башлаячак. 21 августта көндез һава +16, +21 градуска кадәр, 22 августта көндез +18, +23 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз