news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана

Пәнҗешәмбедән башлап яңгырлар явуы ихтимал

 (Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Иртәгә ТРда алмашынучан болытлы һава була, явым-төшемсез.

Төнлә Казанда - 15-20, көндез - 29-31, ТРда төнлә - 12-17, көндез - 27-32 градус җылы.

Башлангыч фараз буенча, ТР территориясендә җылы һава торышы җомгага кадәр сакланачак, ләкин пәнҗешәмбедән башлап яңгырлар явуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot