news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы була

Пәнҗешәмбедән республика территориясендә һава торышын көнбатыштан килгән антициклон билгеләячәк.

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы була
архив/Владимир Васильев

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырына кадәр чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 12 ноябрьдә, республика көнбатыш циклонының җылы секторында булачак. Яңгыр көтелә, урыны белән шулай ук томан һәм бозлавык фаразлана. 

Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул юеш кар һәм яңгыр алып килә. Һава температурасы төнлә -1дән +4 градуска кадәр, көндез – 2дән 6 градуска кадәр җылы булачак.

Икенче көнне, 14 ноябрьдә, төбәк көнбатыштан килгән антициклон йогынтысында була. Нигездә, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр, көндез нольдән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстан синоптиклары мәгълүматы буенча, бу атна ахырына кадәр «антициклон йогынтысы сакланачак һәм, нәтиҗәдә, явым-төшемсез аз болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 1 градуска кадәр нольдән түбән төшәчәк, көндез һава 1-6 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100