news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Атлы Татарстан" фотоконкурсы игълан ителде

Бәйгене "Татнефть" компаниясе атта йөрү, ат спортын һәм ат асрауны популярлаштыру максатыннан оештыра.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе «Атлы Татарстан» фотоконкурсын игълан итте. Бәйге Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә атта йөрү, ат спортын һәм ат асрауны популярлаштыру проекты кысаларында оештырыла.

Иҗади эшләр 30 майга кадәр «Кеше һәм ат», «Ирекле хәрәкәт», «Ат сурәте», «Ипподром һәм спорт» кебек темалар буенча кабул ителә.

Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. Гран-при иясенә – 30 мең, беренче урынга – 25, икенчегә – 20, өченчегә – 15 мең сум премия каралган. Шулай ук «Бәйге лауреаты», «Тамашачы симпатиясе призы» булачак. Соңгысы «ВКонтакте» һәм Tatneft-Line корпоратив социаль челтәрләрендә тавыш бирү юлы белән ачыкланачак. Тавыш бирү 31 майдан 8 июньгә кадәр барачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot