news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атка бәрелгән машинадагы өч кеше үлгән

Бер кеше имгәнгән.

Татарстанда атка бәрелгән машинадагы өч кеше үлгән
шаһитлар фотосы

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге сәгать уннан соң Минзәлә районының Бикбау авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар сүзләренчә, уникенче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе юлда атны бәрдергәннән соң, машина юл кырыена төшеп киткән.

«Машинада дүрт кеше булган. «Өч кеше һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-атны төрле имгәнүләр белән ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, аңа 23-25 яшь тирәсе», — дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot